Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында “Нуран-Пласт” ҖЧҖ заводын ачу тантанасында катнашты.
Яңа заводта Россия кабель һәм торба сәнәгате өчен композит материаллар җитештереләчәк. Җитештерүдә Татарстанның чимал базасы кулланыла, завод углеводородлар эшкәртү һәм полимер материаллар җитештерүдә яңа кластер булдыра. Проектка 240 миллион сум күләмендә инвестиция кертелгән. Заводта барлыгы 18 кеше эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов заводны ачу тантанасында Татарстанның полиэтилен җитештерүдә әйдәп баруын билгеләп үтте. Республикада 1 миллион тоннадан артык полиэтилен җитештерелә һәм аның күләмнәре арта бара. Полиэтиленнарның 30 процентын Татарстанда эшкәртү бурычы куелган.
ТР Президенты чарада катнашучыларның барысын да яңа производство ачылу белән котлады. Аның сүзләренә караганда, завод өстәмә кыйммәт булдырачак, ә аның продукциясе чит ил таурлаларын алыштырачак.
Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Нуран-Пласт” ҖЧҖ генераль директоры Роберт Ташкалов символик кызыл кнопкага басу белән, конвейер эшли башлады.
Завод белән танышыу барышында Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, киләчәктә республикада химия сәнәгате һәм суны чистарту өчен абсорбентлар җитештерү мөмкинлеге туачак.
Роберт Ташкалов журналистларга предприятиенең составында хлор булмаган композитлар җитештерү буенча Россиядәге тәүге завод икәнлеге хакында сөйләде. Бу Пермьнең “Хромая лошадь” клубында булган фаҗигадән соң аеруча актуаль. Татарстан нефть эшкәртүдә яңа дәрәҗәгә күтәрелә - республикада нефть чыгарудан алып кабель продукциясе җитештерүгә кадәр тулы цикл булачак. Сату базары – Россия һәм БДБ илләре заводлары, шуның белән бергә Көнбатыш компанияләре белән дә көндәшлек итәргә туры киләчәк.