Алексей Песошин Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча киңәшмә уздырды

28.07.2017

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикада “Ачык Татарстан” проектын тормышка ашыру, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы узды. Бу чара Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин рәислегендә үтте.

Алексей Песошин электрон хезмәт күрсәтү аннан файдалануны шактый арттыра, дәүләт һәм гражданнарның вакыт һәм финанс чыгымнарын киметә, дип ассызыклады.

“Бүген республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында 240 хезмәт һәм сервис бар. 2017 елның беренче ярты елында Татарстан халкына электрон рәвештә 55 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. 2016 ел белән чагыштырганда үсеш 41% тәшкил итә”, – дип хәбәр итте ул.

Алга таба ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов доклад ясады. Ул билгеләгәнчә, республика халкы арасында иң популяр сервис – “Электрон көндәлек” һәм “Табибка язылу”. 2017 елның гыйнвар-июнендә ата-аналар 19,1 миллион тапкыр балаларының билгеләрен караган, ә табибка республика халкы портал аша 6,9 миллион тапкыр язылган.

Министр хәбәр иткәнчә, 2017 елда табибка язылу, шулай ук халыкны социаль яклау өлкәсендәге хезмәтләрне оптимизацияләү буенча зур эш башкарылган. Хәзерге вакытта төзелеш өлкәсе, балалар бакчасына чиратка басуга гариза бирү, архив белешмәләре һәм ауга рөхсәт алу буенча хезмәтләр оптимизацияләнә.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм максатында Татарстан Республикасында “Микрозаймнар” һәм “Монопрофильле шәһәрләр өчен лизинг-грантлар” программалары буенча дәүләт ярдәм чаралары электрон төргә күчерелгән инде.

Роман Шәйхетдинов шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасында цифрлы икътисад” төбәк дәүләт программасы эшләнә башлавын искә алды. Программага 9 юнәлеш керәчәк, алар арасында дәүләт идарәсе, мәгълүмати инфраструктура, дәүләт хезмәтләре, цифрлы сәламәтлек саклау һәм башкалар бар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.