Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2011 елның беренче яртыеллыгында компания бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
Директорлар советы кышкы чорда нефть чыгару объектларын энергия белән тотрыклы тәэмин итү буенча чаралар үтәлешенә бәйле мәгълүмат хакында фикер алышты. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә электр тапшыру линияләре трассаларын чистарту буенча чаралар эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Электр белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү буенча 15 елга исәпләнгән инвестиция программасы кабул ителгән.
Утырышта катнашучылар шулай ук “Татнефть” ААҖ сәламәтләндерү лагерьларында җәйге ялны оештыру турындагы мәгълүматны тыңлады. Мисал өчен, структур бүлекчәләр һәм ярдәмче җәмгыятьләр составында 2050 урынга исәпләнгән 13 балалар сәламәтләндерү лагеры эшли. Аларның барысы да заманча таләпләргә җавап бирә. Лагерьларда ел саен “Татнефть” компанияләр төркеме хезмәткәрләренең 8 меңнән артык баласы ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта.
Моннан тыш утырышта компания эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр дә каралды.