Алексей Песошин “Мин күкне сайлыйм!” авиашоу ачылышында катнашты

23.07.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Мин күкне сайлыйм!” авиашоу ачылышында катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында узган бәйрәм ачылышында Россия Федерациясенең Һава-космик көчләре башкомандующие урынбасары Сергей Дронов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәгәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән авиашоуда катнашучыларны Алексей Песошин котлады. “Бу бәйрәмнең төп максатларының берсе булып халык арасында авиацияне популярлаштыру тора. Соңгы елларда яшьләрнең авиация һөнәрләренә кызыксынуы артуы шатландыра”, - диде ул.

Бәйрәм кысаларында күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә Казанның берничә авиация техникасы заводы тәкъдим ителде – Казан вертолет заводы, “Радиоэлектроника”, “Электроприбор”, “Элекон”.

Тамашачылар өчен республиканың авиация предприятиеләре иҗат коллективлары катнашында зур концерт программасы, парашютчыларның чыгышы оештырылган иде.  

Ту-160 “Валерий Чкалов” һәм Ту-95 стратегик бомбардировщиклары Казан өстеннән ике тапкыр очып узды.

 


Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.