Республикада чит ил инвесторлары катнашында “Чиста технологияләр” инвестиция фонды төзелә

26.07.2011

Татарстанда чит ил инвесторлары катнашында “Чиста технологияләр” инвестиция фонды төзелә. Ул республикада экологик чиста технологияләрне кулланылышка кертү белән бәйле проектларны финанслауда катнашачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин җиткерде.
Аннан аңлашылганча, бу проектның чишмә башы быелгы Казан венчур ярминкәсенә барып тоташа. Ул вакытта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Алманиянең бер компаниясе җитәкчелеге арасында сөйләшүләр узган иде. Ә күптән түгел Алманиянең Ганновер каласында Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм канцлер Ангела Меркель катнашында “Связьинвестнефтехим”белән алман компаниясе арасында “ТР Чиста технологияләре” инвестиция фондын төзү турында килешү имзаланды. “Әлегә гамәлгә кую документлары эшләнеп бетмәгәнлектән, юридик яктан фондның төзелүе хакында сөйләргә иртәрәк”, - дип искәртә Валерий Сорокин. Шулай да ул гамәлгә кую документларының тиздән эшләнеп бетәчәген һәм фондның эшкә керешәчәген җиткерде.
Аның белдерүенчә, фондның максатчан күләме 200 млн. евро булып, ул “Связьинвестнефтехим” җәмгыяте һәм инвесторлар тарафыннан тигез өлешләрдә финансланачак. Фондның эшчәнлеге глобаль базарда эшләүче башка инвестиция фондлары эшчәнлегенә охшаш булачак. Ул экологик чиста технологияләрне кулланылышка кертү белән бәйле проектларны (реактив биологик эшкәртү, химия, автокомпонентлар җитештерү һ.б.) финанслауда катнашачак. Фонд 10 ел эшләр дип ниятләнә. Шуның беренче яртысында проектларны сайлауга төп игътибар бирелә. Калган яртысында алар ярдәмендә финанс нәтиҗәлелегенә ирешү карала.