Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Pernod Ricard Rouss» компаниясенең идарәче директоры Филип Кутэн белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук компания вәкилләре, "Татспиртпром" АҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов һәм ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар.
Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мөмкинлекләре мәсьәләәре турында сүз барды. Аерым алганда, республикада Pernod Ricard продукциясе дистрибьюциясен киңәйтү, "Татспиртпром" АҖ белән уртак проектлар алып бару турында сөйләштеләр. Татарстан компаниясе Шотландиядә яңа продуктлар җитештерү өчен виски спиртын сатып алырга, Pernod Ricard заказы буенча алкоголь продукциясен җитештерергә планлаштыра.
Хәзерге вакытта "Татспиртпром" АҖ Pernod Ricard структурасына керүче "Арарат" заводының коньяк спиртлары нигезендә алкоголь җитештерә. Шулай ук "Татспиртпром" компания продукциясе дистрибьюторы да.