Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Бишкәккә «Алтай цивилизациясе һәм Алтай телләре гаиләсенең тугандаш халыклары» халыкара форумы кысаларындагы чараларда катнашу өчен килде.
Алмазбәк Атамбаев, Рөстәм Миңнехановны җылы каршылады һәм аңа Кыргызстанга килүе һәм форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Кыргызстан Республикасы Президентына күптән түгел Татарстан Республикасына килүе өчен һәм берничә килешү төзелү өчен рәхмәтен җиткерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Алтай цивилизациясе һәм Алтай телләре гаиләсенең тугандаш халыклары» халыкара форумына югары бәя бирде һәм аның әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте. «Бүген без барыбыз да туган телебезне, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны саклап калу турында уйланабыз. Бу игътибарга лаеклы бик мөһим мәсьәләләр», - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Кыргызстан арасында Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько, Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев һәм башкалар катнашты.