Бөек Евразия даласы һәм анда яшәгән халыклар тарихы - бу Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре арасындагы бай мәдәни багланышлар тарихы ул. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Алтай цивилизациясе һәм Алтай тел төркеменең тугандаш халыклары» халыкара форумында белдерде. Форум Кыргызстанда Бишкәк шәһәрендә уза.
Форум Евразия халыкларының уртак Алтай тел төркеме, тарихи һәм мәдәни элемтәләре нигезендә гуманитар элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән фәнни, мәгариф һәм мәдәни проектлар буенча фикер алышу өчен яңа мәйданчык.
Алмазбәк Атамбаев сәламләү сүзендә, Алтай территорпиясендә кыргыз халкы тарихының зур өлеше узганга, әлеге форум кыргызлар өчен бик әһәмиятле.
Аның сүзләренчә, Алтай - кешелек цивилизациясе башлануының бер урыны ул, фин-угорлар, төрки-монгол, маньчжур-тунгус, корея, япон һәм башка халыкларның иң борынгы ватаны. Ләкин борынгы Алтай тарихы, шәһәрлеге, археологик чыганаклары әле дә тиешенчә өйрәнелмәгән.
Алмазбәк Атамбаев Россия һәм Алтай тел төркеме илләре белән берлектә Алтайда "Алтай цивилизациясе үзәген" оештырырга тәкъдим итте. Әлеге тарихи-мәдәни үзәк "халыкларыбыз өчен рухи үзәк"кә әйләнә алыр иде, дип белдерде Кыргызстан Президенты. "Без, кыргызлар, кыска арада үзәк проектын эшләп, Енисей кыргызлары һәм Кыргыз каганаты тарихы музее булачак павильонны эшләр идек", - диде ул.
Шулай ук Алмазбәк Атамбаев Бишкәктә Алтай цивилизациясен өйрәнү институтын ачарга тәкъдим итте. Анда уртак фәнни тикшеренүләр, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне алып барып була.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында Кыргызстан Республикасы Президентына форумга чакыруы өчен рәхмәт әйтте.
"Бер ай элек Алмазбәк әфәнде Татарстанда булды. Без хезмәттәшлегебезне , шул исәптән уртак тарихыбызны өйрәнүдә дә, киңәйтергә килешкән идек, - диде ТР Президенты. - Безнең халыкларны охшаш мәдәният, уртак гореф-гадәтләр, тугандаш телләр һәм уртак дин берләштерә. Ата-бабаларыбыз язмышы Евразия киңлекләрендә уртак булган. Бүген без бу традицияләрне бергә дәвам итәргә тиеш, хәзерге заманда конкурентлыкка сәләтле һәм заман таләпләренә җавап бирә алырга тиеш. Бу максатта безнең бөтен мөмкинлекләр бар".
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Евразия киңлеген ныгыту - әлеге олы территориядәге дәүләтләрнең беренчел бурычы. Гомуми куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, икътисадый һәм мәдәни багланышлар өлкәсендә күбесе эшләнгән. Шул ук вакытта Евразия - рухи бергәлек тә ул. "Күп еллар дәвамында биредә төрки, славян, фин-угор мәдәнияты симбиозы барлыкка килгән. Россия һәм БДБ илләре халыклары үз гореф-гадәтләрен, диннәрен саклый алган һәм бергә тату яшәү нормаларын булдырганнар. Россиядә дә, Уртак Азиядә дә, Көнчыгыш Европада да, җирнең башка почмакларында да яшәһгән татарлар - шуңа ачык мисал", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Олы Алтай төрле мәдәниятлар, шул исәптән төрки халыклар өчен дә ата-бабал ватаны. Заманында Татарстан да Горно-Алтайскта "Алтай - Евразия йөрәге" истәлекле билгесен куйган иде - шул рәвешле цивилизациянең башлану урынын билгеләү өчен. " Бүген безгә Алтайда башлангыч алган гаять бай мирас әһәмиятен тарихи һәм гамәли яктан аңларга кирәк. Бу эш тарихи материалны һәм соңгы фәнни тикшеренүләрне берләштереп булыр иде, ә бу Евразия территориясендә яшәүче халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итер иде һәм алга таба үсешкә этәргеч ясар иде", - дип саный ТР Президенты.
"Татарстан үрнәгендә әйтеп була: бүген галимнәр зур күләмле тикшеренүләр алып барырга әзер, шулай ук фәнни үзәкләр белән уртак проектларны гамәлгә ашырырга, комплекслы программалар эшләргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Төрки халыкар исламы һәрвакыт толерантлы булган. Безнең үзебезнең бик бай мирас, аны өйрәнергә, популярлаштырырга, алдагы буыннарга сеңдерергә кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярдәмендә агымдагы елның сентябрь аенда Татарстанда Болгар ислам академиясе ачыла, анда яңа буын дин белгечләрен әзерлиячәкләр", - ди хәбәр итте ТР Президенты. һәм кыргыз белгеләрен бу өлкәдә дә хезмәттәшлек итәргә өндәде.