Алексей Песошин: Ел саен “Президент академиясенең җәйге кампусы-2017” форумы дискуссияләр өчен мөһим мәйданчыкка әверелә бара

19.07.2017

Бүген “Президент академиясенең җәйге кампусы-2017” VI халыкара мәгариф форумының ябылу тантанасы узды.

Искә төшерәбез, алтынчы Җәйге кампус 2017 елның 7-20 июлендә узды, аның темасы “Эшкуарлык: идеядән уңышка” дип атала.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Җәйге кампуста катнашу өчен 220 студент сайлап алынган. Барлыгы форумда Россия Федерациясенең 26 субъекты һәм 32ил катнаша.

Форумда катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Ел саен Җәйге кампус кызыклырак була бара һәм дискуссияләр өчен мөһим мәйданчыкка әверелә бара. Гадәттәгечә анда Россиядән һәм чит илләрдән иң талантлы, актив студентлар җыела”, - диде ул.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Җәйге кампус Татарстанда 2012 елдан уздырыла.

Татарстанда эшкуарлыкка төрле формада ярдәм күрсәтелә, дип билгеләде ул. Аерым алганда,  бу ташламалы, лизинглы программалар, җайланмалар сатып алу белән бәйле чыгымнарга субсидияләр бирү. Эшкуарларга мәгълүмати һәм консалтинг ярдәме дә күрсәтелә, авыл хуҗалыгы һәм ИТ-индустрия өлкәсендә кече бизнеска ярдәм буенча аерым программалар бар.

Татарстан Премьер-министры катнашучыларга форумда алган тәҗрибәне үз проектларында тормышка ашыруны теләде.

 


“Татар-Информ” МА