Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң ике көнлек визит белән Бишкәк шәһәренә (Кыргызстан Республикасы) килде.
«Манас» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Кыргызстан Республикасының Беренче вице-премьер-министры Мөхәммәткалый Әбелгазыев, Россия Федерациясенең Кыргызстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Крутько һәм Кыргызстан Республикасы Парламенты депутаты Азамат Әрәпбаев каршы алды.
Иртәгә, 2017 елның 20 июлендә, Рөстәм Миңнеханов «Алтай цивилизациясе һәм Алтай телләре гаиләсенең тугандаш халыклары» халыкара форумы кысаларындагы чараларда катнашачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашуы планлаштырылган.
Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнәгать институты директоры Ким Миңнуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты проректоры Линар Латыйпов һәм башкалар.