Рөстәм Миңнеханов: Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Иран арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген без югары бәялибез

19.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Бүген иртән ИТ-парк мәйданчыгында Татарстан-Иран форумы үткәрелде. Казанда делегация әгъзалары Казан федеральуниверситеты, "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ, Иннополис шәһәрендә булдылар.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп искәрткәнчә, быел апрель аенда ул Иранда эш сәфәрендә булган. Анда Татарстан делегациясе Мәшһәд шәһәрендә, Фирдәүси университетында, Имам Реза архитектура комплексында булганнар.

"Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Иран арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген без югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Илләребезнең күп кырлы мөнәсәбәтләре, шул исәптән сәүдә-икътисадый өлкәдә дә, үсә бара".

"Узган ел Россия белән Иран арасында товар әйләнеше күләме 70 процентка үсте. Илләребез хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә элемтәләрне ныгытуга көч куя. Татарстан да үз ягыннан әлеге процессларда катнашырга әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 2016 елда Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше 1,6 кат үскән. Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештә эшне көчәйтергә кирәклеген белдерде.

Ул ассызыклаганча, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне дә үстерү мөһим. Татарстан һәм Иранның берничә югары уку йорты арасында студентлар белән алышу һәм гамәли белем алу буенча килешүләре бар. Монна тыш, Казан федераль университетында Иранчылык үзәге бар.

Иран фильмнары Казан халыкара мөселман фестивалендә катнашалар.

Татарстан Президенты Казанга Иран делегациясе визиты алга таба үзара хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч ясар, дип ышануын белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.