Татарстанда электрон формада дәүләт хезмәтләрен куллану арта

21.07.2011

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә гражданнарга электрон формада дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияттәге хезмәтләр күрсәтүгә багышланган киңәшмә узды.
Төп доклад белән чыгыш ясаган Премьер-министр урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров дәүләт порталына керүләр санының арта баруын искәртте. Аның сүзләренә караганда, электрон формада күрсәтелгән кайбер дәүләт хезмәтләре саны биш тапкырга арткан. Биредә шушы юл белән сораулар, гаризалар юллау, электрон чиратка язылу, штрафларны электрон юл белән түләү һ.б. керә. Агымдагы елның июнь аенда электрон формада барлыгы 999,8 мең дәүләт хезмәте күрсәтелгән. Ел башында бу сан 251 мең генә булган.
Илдар Халиков фикеренчә, бүген коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне электрон формада башкаруны арттыру мөһим. Хөкүмәт башлыгы моның өчен бу түләүләрне Интернет яки инфоматлар ярдәмендә башкару турында мәгълүмат урнаштырырга тәкъдим итә.
Министр Николай Никифоров 2011 елның июнендә ЮХИДИ штрафлары буенча электрон формада гражданнардан 234 мең запрос алынуын, электрон формада 23,1 млн. сумлык шундый 89,8 мең штраф түләнүен хәбәр иттте.
Бүген татарстанлылар арасында электрон формада күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре арасында күчемсез милек кадастрыннан өземтә алу, кадастр хисабына кую, чит ил паспортын алу өчен гаризаны рәсмиләштерү, салымнар түләү һәм теркәү вакытын, урынын сайлап, ЗАГС ка гариза бирү зур сорау таба.
Киңәшмәдә дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтүгә кагылышлы кайбер проблемалар да күтәрелде. Николай Никифоров сүзләреннән аңлашылганча, кайбер ведомство хезмәткәрләре теге яки бу хезмәтнең электрон формада да үтемле булуын үзләре дә белми икән.