Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның III Республика кыр олимпиадасын ачты

12.07.2017

Геолог һөнәре – яшь кешеләрнең һөнәр сайлавы гына түгел, күпләр бу һөнәр белән мәктәптә үк кызыксына башлыйлар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның III Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында хәбәр итте.

Чара Әлмәт мунициципаль районының балаларны савыктыру лагерында узды. 

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел яшь геологларның кыр олимпиадасында Татарстанның барлык районнарыннан – 36 команда вәкилләре, шулай ук Казахстан һәм Кырым Республикасының Бахчасарай районы яшь геологлары катнаша.  

«Нефть сәнәгатенең нигезе – файдалы казылмалар запаслары, - диде Рөстәм Миңнеханов, яшь геологларга мөрәҗәгать итеп. – Сез нефть байлыкларын ачкан геологлар эшен дәвам итүчеләр. Нефть тармагының эше турыдан-туры республика икътисадына һәм социаль-мәдәни хәленә йогынты ясый, нефтьчеләребездән башка без мондый олы проектларны гамәлгә ашыра алмас идек. Ышанам, геолог һөнәре – геолог булып киткән  яшь кешеләрнең һөнәр сайлавы гына түгел, күпләр бу һөнәр белән мәктәптә үк кызыксына башлыйлар – яшь кешеләрнең һөнәр сайлавы гына түгел, күпләр бу һөнәр белән мәктәптә үк кызыксына башлыйлар.».

«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маһанов билгеләп үткәнчә, геолог һөнәре – нефтьчеләр арасында иң ихтирам ителә торган һөнәр.

Искәртәбез, Яшь геологларның III Республика ачык кыр олимпиадасы 11 июльдән алып 17 июльгә кадәр Әлмәт мунициципаль районының «Солнечный» һәм «Дружба» балаларны савыктыру лагерында узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.