Нефть саммиты – тармак вәкилләре өчен тәҗрибә алмашу һәм нефть базарында булган һәм хәзерге заманның без файдалана торган өр-яңа технологияләрен күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть саммиты-2017гә шундый характеристика бирде, саммитның пленар сессиясеннән соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп.
Искәртәбез, Нефть саммиты гадәттәгечә бүген Бөгелмә мунициципаль районының Карабаш поселогындагы «Нептун» шифаханәсендә узды.
«Бөтенесе цифрлаштыру һәм цифрлы технологияләр турында сөйли, ә без бу турыда сөйләшеп кенә калмыйбыз, без аның киләчәгебез икәнен беләбез. Һәм безнең нефть компанияләребез хәзер үк инде бу юнәлештә конкрет эш алып баралар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Саммит – шулай ук безнең федераль коллегаларыбыз белән багланышлар өчен яхшы мәйданчык та. Бүген монда Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров катнашты. Безнең үз теләкләребезне белдерер өчен әйбәт мөмкинлек бу».
Татарстан Президенты ел саен нефть саммитын югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен «Татнефть» компаниясенә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, бүген тагын Яшь геологларның III Республика олимпиадасын ачу тантанасы булачак.
«Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маһанов, журналистлар сорауларына җавап биреп, «ТАНЕКО» НЭЗның өченче чиратын төзү мөмкинлеге турында сөйләде.