Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитында тәкъдим ителгән күргәзмәне карады.
Бүген Бөгелмә муниципаль районының Карабаш авылында гадәттәге Нефть саммиты уза. Анда Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль ведомстволарның территориаль идарәләре вәкилләре, Татарстан районнары башлыклары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре җитәкчелеге катнашты.
Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йоргән затлар "Татнефть" ГАҖ конкурсында катнашучы студентларның фәнни-тикшеренү эшләре презентациясен карады. "Татнефть" Россия нефть вузлары арасында конкурс оештырды.
Аерым алганда, Әлмәт дәүләт нефть институты, Казан милли-тикшеренү технологик университеты, студентлары проектлары тәкъдим ителгән иде.
Павильонның үзәк урынында шулай ук "Татнефть" ГАҖ һәм кече нефть компанияләре экспозициясе бар иде.