Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының Карабаш поселогында нефтьчеләр өчен индивидуаль торак йортларны карап чыкты

12.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында нефтьчеләр өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән индивидуаль торак йортларны карап чыкты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә һәм Әлмәт мунициципаль районнарына эш сәфәре кыла.   

Карабаш поселогында (Луговая ур., 6) Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Фәтхетдиновлар гаиләсе йортында булды. Ирле-хатынлы Фәтхетдиновлар «Татнефть» ГАҖ предприятиеләрендә эшлиләр, ике уллары бар.

Рөстәм Миңнехановка Карабашта социаль ипотека программасы буенча индивидуаль торак йортлар төзелү турында сөйләделәр. Бу – «Татнефть» ГАҖның «сынау проекты». Компания инициативасы буенча «Татнефть» компаниясе һәм аның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен индивидуаль торак йортлар төзү турында карар кабул ителгән булган.

Хезмәткәр үз торагы өчен социаль ипотека шартларында түли. Шул ук вакытта йорт хакының яртысын «Татнефть» үз өстенә ала.

Карабаш поселогында барлыгы шундый 40 индивидуаль торак йорт төзеләчәк. Бүгенгә 17 йортта кешеләр яши инде, сентябрьгә калганнары да тапшырылачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.