Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышы онлайн режимда трансляцияләнәчәк

11.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының V киңәйтелгән утырышы онлайн режимда трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында www.prav.tatarstan.ru карап була.

Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.