Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2017 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде.
Иртәгә, 2017 елның 9 июлендә, Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2017не ачу тантанасында катнашачак, аның кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгышы көтелә.
ИННОПРОМ-2017 киңлекләрендә Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырырга һәм хезмәттәшлек турында килешүләр имзалауда катнашырга ниятли.
Моннан тыш, Татарстан Президенты «Боевая слава Урала» хәрби техника музеенда булачак.
Белешмә өчен:
ИННОПРОМ VIII халыкара сәнәгать күргәзмәсе 2017 елның 10 июленнән 13 июленә кадәр «Екатеринбург-ЭКСПО» күргәзмә мәйданчыгында узачак. Күргәзмәнең төп темасы - «Акыллы җитештерү. Глобаль алым».