Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты

08.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашу Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) өлкә филармониясе бинасында узды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе кичә, 2017 елның 7 июлендә, Сабантуй татар милли бәйрәмендә катнашу өчен Костанай шәһәренә килде.

Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар.

Очрашу барышында Архимед Мөхәмбәтов һәм Рөстәм Миңнеханов  Казахстанның Костанай өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый, фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

Архимед Мөхәмбәтов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казахстан Республикасында 200 мең татар диаспорасы вәкиле яши. Шуларның 16 меңнән артыграгы – Костанай өлкәсендә. Диаспора вәкилләре икътисадның, мәдәниятнең һәм фәннең барлык өлкәләрендә дә актив катнаша. Милли-мәдәни үзәкләр эшли, төрле чаралар уздырыла. 

Рөстәм Миңнеханов җирле татарларның һәм башкортларның мәдәниятен саклап калуда шартлар тудырган һәм Сабантуйны Костанай җирендә уздырган өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, күптән түгел ул Астанада (Казахстан Республикасы) EXPO 2017 күргәзмәсендә булган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу бөтендөнья дәрәҗәсендәге масштаблы чара – Казахстан өчен зур казаныш. «Без EXPO проекты кебек олы проектларны гамәлгә ашыручы тугандаш халкыбызның уңышларына чын күңелдән сөенәбез. Бүген Россия һәм Казахстан президентлары ярдәме белән Татарстан-Казахстан элемтәләре үсә бара. Казахстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә телиләр, һәм моның өчен үзара сәүдә күләмнәрен арттыру эшен активлаштырырга кирәк.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Халыклары ассамблеясе һәм аңа чиктәш Россия Федерациясе субъектлары милли иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты.  Очрашуда Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов, Казахстан өлкәләренең татар-башкорт этномәдәни берләшмәләре вәкилләре, иҗтимагый һәм фәнни интеллигенция лидерлары катнашты.

Очрашу барышында Казахстанның Татар конгрессы рәисе Тәүфыйк Кәримов, Костанайның «Дуслык» татар-башкорт этномәдәни үзәге рәисе   Ринада Биктимерова чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның  туган телен, мәдәниятен һәм динен саклап калу җиңел эш түгел. Казахстан татарларның берләшүе һәм Татар конгрессын оештырулары – мөһим вакыйга. «Без милли традицияләрне саклап калу буенча бөтен көчебезне куярга һәм барлык мөмкинлекләребезне файдаланырга тиеш», – диде Татарстан Республикасы Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.