Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасының Регби федерациясе президенты Алексей Песошин Регби-7 буенча хатын-кызлар арасында Европа чемпионатының II этабын ачты.
Бу чарага шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе, Регби федерациясе Попечительлек советы рәисе Игорь Артемьев килде.
Ачылыш тантанасы Казанның Үзәк стадионында узды.
Казанга ярышларда катнашу өчен Европаның 12 иленнән 180нән артык спортчы килгән - Нидерланд, Швеция, Польша, Англия, Ирландия, Франция, Португалия, Италия, Испания, Бельгиядән.
“Барлык спортчыларны, тренерларны, судьяларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән котлыйм. Татарстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүгенге ярышлар Татарстанда спортның бу матур төре үсешенә этәргеч бирәчәк. Иң көчлеләр җиңсен!”, - дип Алексей Песошин барысына да матур уеннар теләде.