Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашты.
Рәсми өлеш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казахстанның Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән бергә, Казахстан Республикасы йорт хуҗалыгы мәйданчыгында булды. Кунаклар өчен казах халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары күрсәтелде, шунда ук Казахстан һөнәрчеләре продукциясе дә куелган иде.
Чара Тубыл елгасы буенда "Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгы" паркында узды.
Бәйрәмнең рәсми өлеше ачылгач, концерт программасы белән “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов һәм “Ямьле” вокаль триосы (Татарстан Республикасы) чыгыш ясады.
Сабантуй кунакларын Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов сәламләде. «Казахлар һәм татарлар тарихлары, мәдәниятләре, телләре һәм йолалары буенча да якын. Бүгенге бәйрәм – халыкларыбыз арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең ачык мисалы», - диде ул һәм Сабантуйда катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны Костанай җирендә уздырган һәм татар милли-мәдәни оешмаларының инициативаларын хуплаган өчен Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтовка, Казахстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Казахстан Республикасы Президентының акыллы һәм зирәк сәясәте нәтиҗәсендә монда татар халкының мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен саклап калу өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Костанай өлкәсе Хакиме татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәрнең барысына да дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Архимед Мөхәмбәтов татар йорты хуҗалыгы мәйданчыгында булдылар, аны Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы тәкъдир итте.
Бәйрәм соңында Татарстан Президенты Сабан туеның баш батыры – көрәшче, самбо буенча спорт мастеры Ерҗан Кабидуллиновка “Лада Гранта” автомобиле ачкычын тапшырды.