"Булгария" теплоходын күтәрү буенча эшләргә әзерлек дәвам итә. Әзерлек чаралары судноны бер тәүлек алдан күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
"Могучий" һәм "КПЛ-351" йөзү краннары эшләр бара торган урынга бүген иртән килеп җитте. Теплоходны күтәрү буенча оператив штаб җитәкчесе Виктор Олерский хәбәр иткәнчә, краннарның һәр икесе инде урнаштырылган. Хәзерге вакытта "Булгария"не герметизацияләү эшләре бара.
Мәетләрне эзләү эшләре дә дәвам итә. Хәзерге вакытта 15 кеше хәбәрсез югалган дип санала.