Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Костанайга (Казахстан Республикасы) килде.
Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов һәм Костанай шәһәре Хакиме Базыл Җакупов каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренең төп максаты – татар халык бәйрәме Сабантуйда катнашу, бәйрәм 2017 елның 8 июлендә Костанайда булачак.
Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Казахстан Республикасының Халыклары ассамблеясе һәм аңа чиктәш Россия Федерациясе субъектлары милли иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашачак.
Костанай өлкәсендә булганда Рөстәм Миңнеханов «СарыаркаАвтоПром» җитештерү мәйданчыгын караячак (Казахстанда җиңел автомобильләр җитештерүче бердәнбер мәйданчык).
Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында – Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар.