Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» акциясен уздыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Рөстәм Камалов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» акциясе 1 июльдә башланып китте. Ул Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Җәмәгать киңлекләре елына багышлана.
«Чиста ярлар» акциясе төбәк өчен бик актуаль, чөнки Татарстан елгалар һәм күлләр мәйданы буенча Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Барлыгы республикада 36 мең объекты бар.
«Чиста ярлар» акциясе беренче мәртәбә 2016 елда уздырылган иде. Ул чакта Әлмәт, Арча, Саба муниципаль районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре кешеләре иң актив булган иде, диде Рөстәм Камалов.
2017 елда Арча, Бөгелмә, Чүпрәле, Саба муниципаль районнары кешеләре активлык күрсәтте.
Татарстан Республикасында «Чиста ярлар» конкурсы игълан ителде, анда 4 номинация каралган: «Су объектларының су зоналарын чистарту буенча иң яхшы муниципаль район», «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң актив хезмәт коллективы», «Иң яшь һәм иң тәҗрибәле катнашучы».
Конкурска сентябрьдә йомгак ясалачак.
«Су киңлекләре – безнең байлыгыбыз һәм аларны сакларга кирәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без аларны, саклап калу белән бергә, төзекләндерергә дә тиеш. Бу – яр буйларын, гражданнарның ял итү зоналарын, күпләп су коену урыннарын һәм башка су зоналарын төзекләндерү дә».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, су янәшәсендәге барлык мәйданчыкларга игътибар бирергә кирәк, беренче чиратта – су саклау зоналарына.