Татарстанның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында берничә проект хупланды.
Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.
Беренче булып Мөштәри урамындагы (Щапов урамы киселешендә) торак йортны реконструкцияләү проекты хупланды, анда торак фатирларның берсен яңа план буенча кору карала (фасад өлешен).
Аннары Брюсов урамындагы 2 катлы индивидуаль торак йорт проекты хупланды. Бина Бишбалта Бистәсе тарихи җирлеге территориясендә урнашкан, шуңа күрә проектны гамәлгә ашыру өчен килештерү кирәк булган.
Сара Садыкова урамындагы йорт проекты да хупланды.
Тагын ике төзелеш проекты – Столбов урамындагы төрле катлы (4-5 катлар) торак йорт һәм Спартак урамындагы 6 катлы торак йорт проектлары хупланды.
Тирәлек объектын – Маяковский һәм Бутлеров урамнары киселешендәге 13/34 нче йортны реконструкцияләү проекты да хупланды.
Аннары Петербург урамындагы административ бинаны торгызу проекты хупланды, шарты: бинаның үз бизәкләрен саклап калу.
Шуннан соң түбәндәге проектлар каралды һәм хупланды: Изге Варвара чиркәве янындагы руханилар үзәген төзү (К.Маркс, 67) һәм «Солнце» мәктәбенең спорт коралларын саклау өчен ярдәмче бинаны торгызу проекты (Кави Нәҗми, 18).
Казанның Киров районында «Елга аръягы» канализация насос станциясен төзү проекты күзәтү мәйданын төзүне күз алдында тота. Комиссия аны хуплады. Рөстәм Миңнеханов бу адымны уңай бәяләде.
Соңгы проект – «Арт Сити» торак комплексы территориясендәге объектларның берсен төзү (Казанның Совет районы, элеккеге артиллерия хәрби училищесы шәһәрчеге комплексы). Монда компания-инвестор, дүрт бтнаның өчесен сүтеп, сәүдә үзәге төзергә җыена (биналар Н.Ершов урамына чыга).
Комиссия проектны җентекләп өйрәнергә дип карар кылды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов биналарның берсен калдырырга һәм анда инвестор исәбенә балалар өчен ял итү урыны булдырырга тәкъдим итте.