«Ак Барс Девелопмент» Казанның тарихи кварталын реставрацияләү проектын тәкъдир итте

04.07.2017

Бүген Казанның Рәхмәтуллин – Кави Нәҗми – Профсоюз – Муса Җәлил урамнары чикләрендәге тарихи кварталын реставрацияләү проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, элегрәк «Ак Барс Девелопмент» компаниясенә Казанның тарихи кварталын реставрацияләү проектын әзерләргә кушылган иде.  

«Студия Комплект» ҖЧҖ баш архитекторы Марсель Искәндәров реконструкцияләү буенча архитектур-концептуаль тәкъдим керткән иде.

Проект кысаларында мәдәни мирас объектларын торгызу, шулай ук аларның флигельләрен һәм эчке ишегалларын реставрацияләү дә карала.  

Функциональ яктан әлеге проект белән ике торак резиденциясе (сыйфатлы торак) һәм офис урыннары төзү тәкъдим ителә.

Бу тарихи квартал территориясендә федераль әһәмияттәге объект – 1873 елда Николай Бауман туган һәм яшәгән йорт, республика әһәмиятендәге объект– «Пискунов йорты, 1841», федераль (бөтенроссия) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – «Дворянское собрание» кунакханәсе бинасы», 18 гасыр, башка тарихи объектлар урнашкан.

Бүген тәкъдим ителгән проект тулысынча хупланды. 

Рөстәм Миңнеханов аерым рәвештә ассызыклаганча, иң мөһиме – районның кыяфәтен саклап калу. «Калганны саклап калырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта кайсы объектларны торгызырга кирәклекне билгеләргә. Тарихи ядкярләр мөмкин кадәр торгызылырга һәм заманча кулланылышка яраклаштырылырга тиеш».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.