Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 160 мең турист килгән

04.07.2017

Конфедерацияләр кубогы вакытында Татарстанга 160 мең турист килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов хәбәр итте.

“Казан” халыкара аэропортында пассажирлар саны узган ел белән чагыштырганда 50%ка артты. Туристлар Казанның күренекле урыннарын караудан тыш, тагын күп урыннарда булдылар. Мәсәлән, Зөя утрау-шәһәрлегендә туристлар саны узган елга караганда 29%ка артты. Экскурсияләр буенча хезмәт күрсәтүгә күбрәк Мексика һәм Чилидан килгән туристлар мөрәҗәгать итте”, - дип билгеләде А.Абдрашитов.

Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов Конфедерацияләр кубогы вакытында Казанда 44 урам 3,7 млрд сумга төзекләндерелде, дип хәбәр итте.

ФИФАның 2018 елга футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетлар программасы темасы да каралды. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов фикеренчә, билет бәяләре сәясәте төбәктәге табыш дәрәҗәсен исәпкә алырга тиеш.

Конфедерацияләр кубогы Россиядә 17 июнь – 2 июль көннәрендә узды. Казанда 4 матч булды. Конфедерацияләр кубогын төгәллләүче матч буларак Казанда, 28 июньдә ярымфинал узды.

 


“Татар-Информ” МА