Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джонсон & Джонсон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек, «Джонсон & Джонсон» компаниясенең республика медицина учреждениеләрен модернизацияләү проектларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, «Джонсон & Джонсон» ҖЧҖ Россия һәм БДБ илләрендә генераль директоры Юлия Маркова катнашты.