Рөстәм Миңнеханов «Гуриш» һәм «Русский ветер» компанияләре вәкилләре белән җил энергетикасы мәсьәләләре турында сөйләште

03.07.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гуриш» (Төркия) һәм «Русский ветер» (Россия) компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, "Гуриш" - Төркиядәге энергетика, энергетика һәм сәнәгать объектларын төзүдә алдынгы компания.

Сезнең җил энергетикасы өлкәсендә дә тәҗрибә бар, диде Рөстәм Миңнеханов, сезнең куәтләр зур, бу актуаль, чөнки Татарстан әлеге теманы өйрәнә башлады, һәм гомумән Россиядә бу мәсьәләгә карата кызыксыну арта.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төркия компанияләре Татарстан базарында уңышлы эшләп килә, инде Төркия инвестицияләре катнашында 10 завод ачылды, Төркия компанияләренең инвестицияләре күләме 10 млрд. долларга җитте. "Гуриш" компаниясе өчен Россия базары кызыклы, һәм Татарстан әлеге базарга чыгу мәйданчыгы була ала.

Җил энергетикасына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда әлеге тема буенча планнар бар, тиешле тикшеренүләр үткәрү турында карар кылынган, өч муниципаль районда мәйданчыклар билгеләнгән.

"Русский ветер" компаниясе вәкилләре өч инвестор, шул исәптән "ГУриш" компаниясе дә катнашкан җил энергетика өлкәсендәге проектлары турында хәбәр иттеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.