Рөстәм Миңнеханов: Волонтерлар Татарстанда эре халыкара ярышларны уңышлы уздыруга зур өлеш керттеләр

03.07.2017

Бүген Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында беренче «FISU Volunteer Leaders Academy 2017» халыкара мәгариф форумын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Олег Матыцин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Форум Татарстан башкаласында 2017 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр барачак. Катнашучылар арасында дөньяның 91 иленнән килгән төрле волонтерлар хәрәкәтләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Форумның максаты – эре халыкара вакыйгалар уздыру өчен волонтерлар проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә иң яхшы бөтендөнья практикаларын өйрәнү һәм трансляцияләү өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук студентлар волонтерлар берлекләрен үстерү өчен нәтиҗәле  коммуникатив мәйданчык оештыру. Мәгариф курсы программасына  лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр уздыру, кече төркемнәрдә эшләү керә.

Казандагы кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, волонтерлар республикада эре халыкара ярышларны уңышлы уздыруга зур өлеш керттеләр.

«20 меңнән артык волонтер Универсиада-2013дә эшләде һәм 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында эшләделәр. Әле генә Конфедерацияләр кубогы-2017 уеннары тәмамланды, киләсе елга Казанда  футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак. Барлыгы йөзләгән  Россия һәм халыкара ярышлары да волонтерларыбыз катнашында уза», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый җитди спорт чараларын яшь лидерлардан, инициативалы һәм иҗади яшьләрдән башка уздыру мөмкин түгел. Үз чиратында волонтерлык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру өчен махсус мәгариф программасы кирәк, дип саный ул.

«XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләү барышында без бу юлны уздык һәм әлеге эшнең мөһимлеген чыннан да аңладык. Казанда бу мәгариф форумы узуга без бик шат идек. Мин сезне Татарстан башкаласында сәламлим һәм монда вакытыгызны уңышлы һәм кызыклы уздырыуыгызны телим», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов волонтерларга һәм «FISU Volunteer Leaders Academy 2017» форумын ачык итеп белдерде.

FISU президенты Олег Матыцин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, бу проект – халыкар волонтерлар хәрәкәтен киләчәктә дә үстерү өчен яхшы мөмкинлек.

Чара азагында анда катнашучылар истәлеккә дип фотога төштеләр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.