Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк

02.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы  юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.  

Белешмә өчен:

Искәртәбез, бүген 00.37 Зәй шәһәренә кергән җирдә юл-транспорт һәлакәте булган. «Самара – Ижевск» шәһәрара автобусы кюветка каплану аркасында иртәнге сәгать 6.30га 28 кешенең зыян күрүе, шулардан 13 кешенең һәлак булуы (шул исәптән 2 бала) ачыкланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.