Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте урынына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин китте

02.07.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка якшәмбе көн төнлә, 2017 елның 2 июлендә, Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов шул юнәлештәге барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте урынына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин китте.

Белешмә өчен:

Зәйдәге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргәннәр турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицина үзәгендә мәгълүмат алу өчен телефон: (843) 231-20-70.

Һәлак булганнар турында мәгълүматны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы телефоны аша алырга мөмкин: (843) 273-91-45.

Искәртәбез, бүген 00.37 Зәй шәһәренә кергән җирдә юл-транспорт һәлакәте булган. «Самара – Ижевск» шәһәрара автобусы кюветка каплану аркасында иртәнге сәгать 6.30га 28 кешенең зыян күрүе, шулардан 13 кешенең һәлак булуы (шул исәптән 2 балаачыкланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.