Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Екатеринбургка бер көнлек эш визиты белән килде.
"Кольцово" халыкара аэропортында аны Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов сәфәренең төп максаты - өлкә Сабантуенда катнашу (Кадниково авылы).
Килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов Сысертск шәһәр округындагы Кадниково авылына юнәлде, анда ул Татарстан Республикасы землячествосы вәкилләре белән очрашачак.
Республика делегациясе составында ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин, ТР Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм башкалар бар.