ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы терлек азыгын әлерләү һәм чәчүлекләрне саклау чараларын уздыру барышы турында хәбәр итте

30.06.2017

Кыр эшләре барышы, чәчүлекләрне саклау чараларын уздыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республика кырларында чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү 1,63 млн. гектар җирдә башкарылган, корткычлардан эшкәртү - 530 мең гектарда, авырулардан - 590 мең гектарда. 

Яфрак аша ашлау 1 млн. гектар җирдә башкарылган. 

Марат Әхмәтов шулай ук республика хуҗалыкларында комбаннарны әзерләү барышы турында да сөйләде. 

ТР авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, 30 июнь көненә республикада печән 50 мед тонна күләмендә әзерләнгән, сенаж - 900 мең тонна. 

Республикада 1 чагыштырамача терлек башына - 5 центнер әзерләнгән. Иң күп әзерләүче районнар арасында Сарман, Зәй, Апас муниципаль районнары. Артта калучылар - Арча, Балтач, Биектау, Югары Ослан районнары. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен терлеккә азык әзерләүгә игътибарлырак булырга өндәде. 

Ул искәрткәнчә, 5-7 июль көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия Кыр көннәре үтә. Әлеге инновацион күргәзмә-форумда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) эксперименталь кырларында узачак. 

Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына әлеге мәйданчыкны авыл хуҗалыгы белгечләрен өйрәтү, тәҗрибә уртаклашу, заманча технологияләр белән танышу өчен актив кулланырга тәкъдим итте. "Бу бик әһәмиятле эш, - диде ул. - Әлеге мәйданчыкны нәтиҗәле кулланырга кирәк, аның авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары белән танышу, үсемлекчелек, селекциядә тәҗрибәсе белән танышу өчен, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен өйрәтүдә кулланырга кирәк. Анда иң алдынгы практикалар тәкъдим ителәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина