Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районындагы "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында булды.
Рөстәм Миңнехановка аңлатмаларны дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы директоры Рөстәм Габдрәхимов биреп барды.
Музей экскурсоводы Анна Пигасова Ульяновлар гаиләсе тормышы турында сөйләде, алар биредә җәй саен ял итә торган булган.
Музей территориясендә Александр Бланкның ике катлы йорты, җәйге янкорма, хуҗалык биналары, шулай ук агачлы, декоратив куаклар, каенлык һәм төзекләндерү элементлары кергән парк бар. Музей коллекциясенә кулланма сәнгать, көнкүреш һәм этнография предметлары, документлар, табигый фәнни коллекция предметлары һәм башкалар керә.
Рөстәм Миңнеханов һәм музей директоры Рөстәм Габдрәхимов музейны төзекләндерү мәсьәләләре турында сөйләште. ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та фикер алышуда катнашты.
Шуннан Рөстәм Миңнехановка 1934 елда төзелгән Өшнә елгасындагы (Ленино-Кокушкино авыл җирлеге) гидротехник корылманың ремонт проектын тәкъдим иттеләр.
Татарстан Президенты бинаныларны һәм Өшнә елгасындагы буаны төзекләндерү буенча проект документларын әзерләргә кушты. Һәм музей-тыюылкның яңа концепциясен уйларга йөкләде - ел буе бирегә туристлар, укучылар килеп йөри алырга тиеш. Моннан тыш ул Ленин темасына яңа экспозиция кирәклеген дә искәртте.
ТР Президентын ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар озата йөрде.