Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районының учреждениеләре һәм объектларында булды.
Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йорде. Татарстан Президенты Восстание урамында капиталь ремонтланган күп фатирлы торак йортны карады - аның ишек алдын, подъездларын һәм башкаларны.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән яңа технологик алымнарны тәкъдим иттеләр.
Объектларда аңлатмаларны Киров һәм Мәскәү районы башлыгы Сергей Миронов биреп барды.
Восстание урамныдагы йортта комплекслы капремонт үткәрелгән, инженер челтәрләре алыштырылган, түбә яңартылган, тышкы ягы, эчке гомуми кулланыштагы бүлмәләре яңартылган. Җылыту системасын энергияне куллану нәтиҗәлеген арттыру максатыннан һава торышы буенча көйләү җайланмасы куелган.
Киләсе объект "Восход" полиция бүлеге пункты булды (Ак.Кролев ур.).
Тәртип саклау пункты биш катлы бинаның беренче катында урнашкан, урам ягыннан аерым ишеге бар. Барлыгы пунктта 4 бүлмә,гомуми мәйданы - 73 кв. метр. биредә эчке төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районы администрациясе бинасында булды. Дәүләт органнарын кешеләргә ачыграк итү концепциясе буенча бинаны халык белән элемтәне яхшырту һәм муниципаль хезмәт күрсәтү өчен уңайлы итү төзекләндерү проектында каралган. 2017 ел гыйнварыннан бинада кунакчыллык зонасы эшли. Анда бүлекләр белгечләре эшли. Көненә биредә 350 кеше кабул итәләр. Оператив идарә итү үзәге эшләнгән, анда "Имин шәһәр" программасы буенча райондагы йортларда урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан сигнал килә. Әлеге система "Халык контроле", "Ачык Казан" системаларына килүче мөрәҗәгатьләргә тиз арада тикшерү үткәрергә ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов бинадагы кунакчыллыкны уңай бәяләде.