Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазы кылды.
Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин башкарды. Ул шулай ук ураза тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын да укыды.
Камил хәзрәт Сәмыйгуллин мөселманнарга атап Рөстәм Миңнехановтан да котлау укыды.
Аннары республика мөфтие гает намазы укыды.
Намаз тәмамланганнан соң Татарстан Республикасы Мөселманнары нәзарәте резиденцясе бинасында бәйрәм чәе узды.
Казандагы Галиев мәчетендә гает намазы укуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар да катнашты.