Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы вәзгыять турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Орлыклылар һәм орлык-кузаклылар 1,6 млн. гектарда утыртылган, техник культуралар - 283 мең гектар, шул исәптән шикәр чөгендере - 74 мең гектар, көнбагыш - 131 мең гектар.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, уҗымнар халәте яхшы уңыш булуына ышандыра.
Шулай ук ул кукуруза турында хәбәр итте, ул 240 мең гектарда үсә, шулардан 79 мең гектар орлыкка, силоска - 161 мең гектар.
Терлекләргә азык әзерләүнең беренче этабын тәмаларга кирәк.
"Бөтен хуҗалыкларга да консервантлар куллану зарури, - диде Марат Әхмәтов. - Шуңарсыз сенаж май кислоталы була".
Гомумән республикада печән 9 мең тонна әзерләнгән, сенаж - 390 мең тонна, 130 мең тонна бер башка - 2,2 центнер.
Марат Әхмәтов 5-7 июль көннәрендә Татарстанда "Бөтенроссия кыр көннәре" узуын искәртте. Барлыгы 160 экспонент көтелә.
Шулай ук Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты раславы буенча Россиядә җитештерелгән көчле тракторларны алу турында карар кылынды. Аларны алу өчен 50/50 схемасы кулланыла. Ягъни бщясенең 50 проценты республика бюджетыннан түләнә, икенче өлешен хуҗалыклар үзләре түли. Барлыгы программага 600 млн. сум бирелгән, бу республикага 200 трактор дигән сүз. Министр сүзләренчә, бу республикада техника көчен арттыру өчен уникаль мөмкинлек.