Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Саклык банкы - Россия" ГАҖ Идел-Нократ банкы рәисе - вице-президенты Петр Колтыпин белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар берничә юнәлеш буенча алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым 2017 елда Казанда Сбербанкиада уздыруга багышланган мәсьәләләр турында сүз барды.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, корпоратив спорт бәйрәменә әзерләнү барышы график буенча бара, ярышларны уздыру, катнашучыларны һәм кунакларны урнаштыру урыннары билгеләнгән.
2017 елгы җәйге Сбербанкиада кысаларында 11 спорт төре буенча ярышлар үтәчәк (волейбол, баскетбол, шахматлар, йөгерү, бадминтон һәм башкалар).
Чара 2017 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда уза.