Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Матбугатка язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды. У
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Акцияне "Татмедиа" АҖ өченче язылу чорына багышлап уздыра.
Рөстәм Миңнеханов бүген шәхси акчасына "Татарстан" журналына (рус һәм татар телләрендә) өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йортны яздырды.
"Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, республикада 2017 елның икенче яртысына язылу кампаниясе тәмамлана. "Кәгазь матбугат" кирәге бармы дигән бәхәсләр булуга карамастан, гәҗит һәм журналлар һаман да укучыларын шатландыра, - диде ул. - «Матбугатка язылу бүләк ит» акциясе кысаларында без хәйриячелеккә игътибарны юнәлттек. Искәрим, язылу кампаниясе июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк, матбугатка язылу өчен вакыт әле бар".