Бүген Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Кыргызстандагы халыкара форумда катнашырга чакырды.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикаларда булган потенциал тулысынча гамәлгә ашырылмый. «Моннан тыш, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне көчәйтергә кирәк, без халыкларыбызны якынайтырга тиешле бик күп мәсьәләләр турында фикер алыштык. Ахыр чиктә, без барыбыз да Алтайдан чыккан. Кыргызстанда зур форум булачак, бу мөһим чара, без анда, әлбәттә, катнашчакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртәбез, 2017 елның 20-22 июлендә Кыргызстанда (Бишкәк шәһәрендә) «Алтай цивилизациясе һәм алтай телләре гаиләсеннән булган тугандаш халыклар» халыкара форумы узачак.
Моннан тыш, журналистларга хәбәр ителгәнчә, 2018 елда атаклы язучы Чыңгыз Айтматовка 90 яшь тулуга багышланган чаралар уздырылачак. Язучының юбилле Татарстанда да, Кыргызстанда билгеләп үтеләчәк.
«Без шулай ук ел саен уздырылучы «Айтматов укуларында» катнашырга сөйләштек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Чыңгыз Айтматов, әлбәттә, кыргыз халкының мәшһүр улы, әмма анда татар халкының да кисәкчеге бар».
Дини оешмаларны оешттыру мәсьәләләре буенча да сораулар бар, диде Рөстәм Миңнеханов, без ислам принциплары турында фикер алышу өчен форум уздырачакбыз, анда радикализм булмасын өчен.