Рөстәм Миңнеханов һәм Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан Республикасы сәнгать осталары концертын карадылар

23.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан Республикасы сәнгать осталары концертын карадылар.

Концерт Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концертлар залында (Казан) узды. 

Концертта Кыргызстан Республикасының халык артистлары Кәрим Турапов, Кыргызстан Республикасының атказанган артистлары Илнура Самарбәкова, Бактыбәк Ыбыкеев, халыкара конкурслар лауреатлары Заира Райымбәкова, Җениш Ысманов, Айзирәк Момунова һәм Саян Исин башкаруында классик оперетталар һәм эстрада җырлары яңгырады.

Моннан тыш, баш дирижер, Кыргызстан Республикасының Атказанган артисты Рәхәтбәк Осмоналиев җитәкчелегендәге Әсәнхан Җүмәхмәтов исемендәге Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады. 

Милли әсәрләр дә яңгырады – Манас ариясе, «Маш ботой», «Ак куу», «Туулган жерди сагынуу».

Искәртәбез, концерт программасы бүген Татарстан Республикасында Кыргызстан Республикасы мәдәният көннәрен ачып җибәрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.