Татарстанның Кама Тамагы районында коткару эшләрен тәүлек буе башкарырга кирәк. Ул хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Ул фаҗига булган урында булды. Куйбышев затоны бистәсенә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та килде. Нәкъ менә әлеге бистәдә оператив штаб урнашты.
Республика башлыгы катерга утырып коткару эшләре барган җиргә барды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Булгария" теплоходында 196 кеше булган. Ләкин бу сан әле төп-төгәл түгел, чөнки барлык пассажирлар да рейска рәсми рәвештә теркәлмәгән.
79 кешене коткарганнар. Аларның 14е хастаханәгә эләккән. Бүген хастаханәдә калучыларның саны 8гә кимегән. Калганнары өйгә кайтып киткән.
Узган төндә коткаручылар судан 6 мәет чыгарды. Шул рәвешле һәлак булучылар саны 7гә җиткән. Төне буе барлыгы 28 водолаз эшләгән. Хәзер инде фаҗига урынында 41 водолаз эшли. Барлыгы һәлакәт булган җирдә 100гә якын водолаз эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Куйбышев сусаклагычында һава шартлары катлаулы. Судан чыгарылган барлык мәетләр дә Казанга җибәреләчәк.
ТР Президенты фаҗига сәбәпләрен РФ эзләү комитеты тикшерә дип белдерде. Комитет башлыгы Александр Бастрыкин Татарстанга үзе киләчәк.