Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе Илья Шестаков Казандагы "Балык атнасы" гастрономия фестивале мәйданчыгында булдылар

17.06.2017

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары - Федераль балыкчылык агентылгы җитәкчесе Илья Шестаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Балык атнасы" гастрономия фестивале мәйданчыгында булдылар.

Татарстан башкаласында әлеге фестивальне "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда уздыралар (С.Хәким ур., 4).

"Балык атнасы" - илкүләм фестиваль, аны төрле шәһәрләрдә уздыралар. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта "Балык атнасы" ярминкәләре 2015 елдан бирле уңышлы уза. Проект ил җитештерүчеләре продукциясен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Илья Шестаков фестивальнең тематик мәйданчыкларын карадылар, аннан тимерче чатырында булдылар. Биредә Илья Шестаков балык формасында сувенир чүкеп ясады. 

Фестивальдә тагын "Агач эшләнмәләре", "Керамика", "Татарстан урман үләннәре", "Чүлмәкчелек" һәм башка мәйданчыклар оештырылган. 

Аннары кунаклар балык продукциясен карады, һәм атаклы шоумен Оскар Кучера һәм Казан рестораны пешекчесе Маким Агуреев мең литрлы балык шулпасын пешергән җиргә юнәлделәр. Олы казанда пешерелгән шулпаны һәр кеше авыз итә ала. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Илья Шестаковка, шулпага туралган балыкны өстәп, пешерешергә тәкъдим иттеләр. 

Биредә балык сату ярминкәсе дә оештырылган. Арча, Кайбыч балык хуҗалыклары, "Батыршин" крестьян-фермер хуҗалыгы тере балык китергән, аның өчен аквариумнар куелган. Шулай ук балык шулпасы, кыздырган балык тәкъдим итүче павильоннар бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина