Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә юл эшләренең һәм яңгыр сулары канализациясенең сыйфаты буенча кисәтүләрне бетерүгә аерым игътибар бирергә кушты.
Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Казанда Конфедерацияләр кубогына әзерлек чорында башкарылган юл эшләре объектларындагы тикшерүләр турында хәбәр итте. Ул юл полотносын ремонтлау барышында калдырылган җитешсезлекләр турында сөйләде.
Шуның өчен подряд оешмалары вәкилләре белән бергә юл эшләре сыйфатын тикшерү максатларында Әхтәмов, Нариман, Танк, Г. Тукай урамнарында һәм Вахитов мәйданында («Алексеевскдорстрой»), шулай ук Тэц урамында һәм Ямашев проспектында («Каздорстрой») асфальт-бетон кисәкләре сынау өчен алынган. Тикшерүләр барлык асфальт-бетон катламнарының норматив-техник документлар таләпләренә туры килүен күрсәткән.
Төп җитешсезлекләрдән, мәсәлән, өске суларның яңгыр су каналларына тоташмавы ачыкланган (генераль подрядчы – «Волгадорстрой»).
Аннары Василий Кудряшов хәбәр иткәнчә, Казанда Чистай – Мусин урамнары (подрядчы – «Каздорстрой») җәяүлеләрнең юллар аша чыгып йөрү урыннарында өске сулар агып төшү урыннары каралмаган.
Чистай – Бондаренко урамнарында (подрядчы – «Каздорстрой») юлларның автомобильләр йөри торган өлешеннән су агып төшү урыннары ясалмаган.
Әхтәмов урамында («Алексеевскдорстрой») асфальт-бетон салган җирдә нигезе чистартылмаган.
Чистай – Әмирхан транспорт аермасында («Каздорстрой») полосалар тигезлеге тәэмин ителмәгән.
Назарбаев урамында («Волгадорстрой») шулай ук җәяүлеләрнең юллар аша чыгып йөрү урыннарында өске сулар агып төшү урыннары каралмаган.