Татарстанда терлек азыгы әзерләү эшләре бара

17.06.2017

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Илдус Габдрахманов хәбәр иткәнчә, бүген кырларда азык әзерләү белән бер рәттән ашламалар кертү эше бара. 

"Уҗымнар көчен саклау өчен, инсектицидлар һәм ашламалар өстәп, фунгицидлар белән эшкәртү кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге алым кырларда гектарына яртышар тонна ашлык өстәлүне тәэмин итә", - диде ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 

Илдус Габдрахманов хәбәр иткәнчә, мөһим максатларның берсе - кирәк кадәр терлек азыгы әзерләү. Азыкның зур өлешен күп еллык үләннәр тәэмин итә, алдагы атна - беренче кат печән чабу, азык әзерләү чоры.

Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм керстьян-фермер хуҗалыкларына кирәкле азык күләме - 1,8 млн. тонна берәмлектән дә ким түгел. Бүгенге көнгә 40 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән, 1,2 мең тонна - печән, 110 мең тонна - сенаж. 

Илдус Габдрахманов искәрткәнчә, республикада 126 мең гектар су баса торган болыннар. "Бүгеннән үк булган болыннарны тикшерергә кирәк, һәм июль башында аларда азык әзерләү эшен дәвам итәргә кирәк", - дип саный авыл хуҗалыгы министры урынбасары. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина