Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан электротехника заводы» ГАҖның 75 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККдә узды.
«75 лет – бу завод өчен, предприятие өчен мөһим вакыйга, бу җитештерүнең тотрыклылыгы турында сөйли һәм киләчәктәге уңышларга өмет өсти, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Без хәтерлибез әле, төрле заманнар булды, әмма бүген завод чәчәк ата».
«Заводның сәнәгатьне үстерүгә һәм дәүләтнең оборона сәләтен арттыруга бәйле бай үткәне бар, - диде Татарстан Президенты. – Бөек Ватан сугышы елларында предприятие фронт ихтыяҗларын канәгатьләндергән, сугыштан соң илебезне торгызуга зур өлеш керткән».
Бүген Казан электротехника заводы базарда үз позицияләрен үстерүне һәм ныгытуны дәвам итә, илебез радиоэлектроникасының алдынгы предприятеләреннән санала. Завод хәрби юнәлештәге заманча продукция җитештерә, моннан тыш, граждан билгеләнешендәге эшләнмәләр чыгаруны үзләштерә.
«Ярдәмнәре өчен Россия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына, Россия Оборона министрлыгына рәхмәтемне җиткерәсем килә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Башкарылган эшләр соңгы өч елда товар продукциясен җитештерүне 29%ка арттырырга, чиста табышны 3,3 мәртәбә үстерергә, салым түләүләрен 1,7 мәртәбә арттырырга ярдәм итте. Үткән ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 107,2% тәшкил итте. Барлык бу нәтиҗәләргә заводның югары квалификацияле кадрлары хезмәте аркасында ирешелде. Хәзерге вакытта предприятие коллективында – 1300 инженер, фәнни белгеч һәм эшче».
Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына аерым рәхмәтен белдерде.
Завод зур һәм катлаулы юл узды, диде Рөстәм Миңнеханов, барлык этапларында да төп максаты һәрвакытта илебез файдасына эшләү булды Ул завод җитәкчелегенә, хезмәт коллективына рәхмәт белдерде һәм барысына да нык сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен Рөстәм Миңнеханов заводның лаеклы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды («Ватан алдындагы фидакарь хезмәт өчен» орденының П дәрәҗә медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме һәм башкалар).
Тантананы Татарстан Республикасы сәнәгать осталары һәм иҗат коллективлары концерты дәвам итте.
Тантанада завод кешеләренә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының, «Ростех» ДКнең һәм «Концерн «Радиоэлектрон технологияләр» АҖнең ведомство бүләкләре тапшырылды һәм видеокотлаулары яңгырады.