"Предприятиеләрне инновацион үстерү - республика икътисадының конкуренциягә сәләтен арттыру нигезе" темасына киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә Казан милли тикшеренү технологияләр университетының Германия-Россия яңа технологияләр институты мәйданында үтте.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Санкт-Петербург политехник университетының Инжиниринг үзәге, Алдынгы җитештерү технологияләр институты вәкилләре, Россия федераль атом төш үзәге, һәм башка оешмалар вәкилләре, Татарстан сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Төп доклад белән ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Альерт Кәримов цифрлы алымнарны куллану һәм производствоны роботлаштыру ,интернет сәүдәгә чыгу кебек икътисад һәм сәнәгать өлкәләре турында сөйләде.
ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы сүзләренчә, НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструктор эшләре) хәзерге вакытта түбән дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Сорашу нәтиҗәләре буенча 80 респондентның алтысы гына дөньяда булмаган яңа продукция чыгарырга уйлый. Патентлар алу буенча да күрсәткеч ким. НИОКРны гамәлгә кертү һәм патентларны теркәү Татарстанда күбесенчә "Татнефть" компаниясенә туры килә, ләкин анда да быел бу өлкәдә күрсәткечләр кимегән.
Интернет-сәүдә базарына чыгуга килгәндә, киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан продукциясен алга этәрү өчен «Made in Tatarstan» махсус порталын тәкъдим иттеләр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән сайт республика сәнәгатенең илле алдынгы предприятиесе турында хәбәр итә. Әлеге вакытта портал ике телдә алып барыла (рус һәм инглиз).
Альберт Кәримов чыгышын Кытай бизнесмены, Haier компаниясенә нигез салучы Чжан Жуйминь сүзләре белән тәмамлады: "Интернет заманында предприятие һәм платформаны куллана, я платформа аны куллана", - диде ул.
Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре белән фәнни институтларны берләштерүгә игътибар итәргә өндәде. Минем фикеремчә, безнең эре компанияләр дә үз белгечләрен яңалыкларга өйрәтә. Башкача фән белән багланышларда күпмедер тәҗрибә булмас иде". Аеруча Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" компаниясенең патентлар буенча эшен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вузлар сәнәгать предприятиеләрен инжиниринг үзәкләренә, уртак инновацион проектларны гамәлгә ашыруда җитәрлек җәлеп итми.
"Сез уңай докладлар бирәсез, ә инжиниринг үзәкләренә карагыз - алар җитәрлек йөкләнмәгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без күп акча керттек анда! Ә нәтиҗә - ноль. Сез "КАИ-Лазер" тулысынча йөкләнеп эшлиячәк дип ышандырдыгыз, ә үзегез табышсыз, зыян гына күрәсез! Сез, вузлар, үз үрнәгегездә ничек эшләргә кирәклеген кхрсәтергә тиеш. Әлеге үзәкләр матурлык өчен түгел, эш өчен".
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, вузлар каршында һәм инжиниринг үзәкләре каршында предприятиеләр аз санда ачылган, анда да студентлар эшләргә тиеш.
"Бөтен университетларыбызга ничә предприятие ачтыгыз? - дип сорады Рөстәм Миңнеханов вузлар җитәкчеләреннән. - Проректор сүзләренчә - бер диплом бирәбез, икенчесе эшкуарлык буенча. Эшкуарга, уку вакытында ниндидер ачыш ясаган, ниндидер проектта уңышлы катнашкан булса, бирергә кирәк. Сезнең кәгазь кисәкләре беркемгә дә кирәкми! Массачусетс университетында студентларның 40 проценты бизнеста эшли. Ә сездә күпме? Һәм ничек сез предприятиеләр белән эшлисез? Уңай күренешләр дә бар, әлбәттә, ләкин предприятиеләр үзләре тәкъдим иткән очракта гына..."
Күбесен үзгәртергә кирәк, дип саный Татарстан Президенты, югары уку йортлары карашларын тулысынча үзгәртергә тиеш, кешеләр карашын үзгәртергә кирәк.
"Санкцияләр, чит илләрдә без ала торган патентлар һәм лицензияләргә генә ышансаң, ерак китмәгәнне күрсәтте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Актив эшлик!"
Аеруча, аның сүзләренчә, инновацион проектларны коммерцияләштерергә кирәк. "Меркетологларны чакырырга кирәк, - ди Рөстәм Миңнеханов. - Бүген продуктны җитештерү генә җитми, аны сата белергә дә кирәк".