Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты

15.06.2017

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V республика ифтарында катнашты.

Чара Казан теннис академиясендә узды.

Ифтар Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Аннары намаз укыдылар, соңыннан ифтар кылынды.

Журналистларга республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин хәбәр иткәнчә, республика ифтарында 10 меңләп кеше катнашты.

Ифтар тәгамнарыннан табында пылау, хөрмә-җимешләр, ит һәм яшелчә, камыр ризыклары, конфет бар иде.

V республика ифтарында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республика кешеләре, шулай ук дин әһелләре: Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик катнашты.

Искәртәбез, республика ифтары Татарстанда 2013 елдан бирле уздырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.