Татарстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллегендә - яңа җитәкче. Әлеге вазифага Ринат Садриев билгеләнде. Вәкаләтле вәкиллекнең яңа башлыгын коллективка вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров тәкъдим итте.
Ринат Садриев Вәкаләтле вәкиллек башлыгы вазифасында вәкиллекне 15 ел дәвамында җитәкләгән Равил Бикбовны алыштырды.
Ринат Садриев 1961 елның 11 ноябрендә Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Красноярскиның һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре радиоэлектроника югары команда училищесына укырга керә. Кораллы Көчләрдә төрле вазифалар башкара.
Ринат Садриев – “Урал татарлары” Свердловски өлкәсе татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының идарә рәисе, “Запастагы офицерлар берлеге” өлкә иҗтимагый оешмасының идарә рәисе. 2006-2010 елларда Свердловски өлкәсе Закон чыгару Җыены өлкә Думасы депутаты була, сәнәгать, аграр сәясәт һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары вазифасын били.
2010 елдан – Свердловски өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, милләтара эшләр һәм миграция эшләре комиссиясе рәисе.
Өйләнгән, ике малай тәрбияли.